Ибрагимовская сельская библиотека
logo
Центр по патриотическому воспитанию подрастающего поколения
Адрес: Респ. Башкортостан, Чишминский р-н., с. Ибрагимово, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7 (347) 972-46-20

“Милли ризык- табыныбыз күрке”

Ибраһим авыл китапхнәсендә “Милли ризык- табыныбыз күрке” исемле чара үтте.

Максаты: Милли ризыклар, аларны әзерләү осталыгы, татар халкының кунакчылыгы турында искә төшерү.

Татар халкы элек-электән аш-су әзерләргә оста булган.

Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин: шулпалы кайнар ашлар, икенче итеп бирелә торган ашлар һәм камыр ашлары, чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар һәм эчемлекләр. Кайнар шулпаларга һәм ашларга аеруча зур әһәмият бирелә. Нинди шулпада әзерләнүенә карап, ашларны итле, сөтле, кысыр ашларга, ә аларга нәрсәләр салынуга карап, камырлы, ярмалы, камырлы-яшелчәле, ярмалы-яшелчәле, яшелчәле ашларга бүлергә мөмкин.

Халыкның культурасы һәм көнкүреше үсү процессында милли ашларның төрләре яшелчәле ашлар исәбенә тулылана барган. Ләкин татар табынының үзенчәлекле ягын әле хәзер дә камырлы ашлар, барыннан да элек токмачлы аш тәшкил итә.

Татар халкында пилмән — бәйрәм көннәрендә һәм кунак чакырганда әзерләнә торган аш, аны һәрвакыт шулпа белән бирәләр. Пилмән белән кияүне һәм кияү егетләрен сыйлаганнар, кияү пилмәне әзерләгәннәр. Пилмәнне ит белән генә түгел, бәлки эченә эремчек, киндер орлыгы һәм борчак салып та ясаганнар.

Икенче итеп бирелә торган ашлар өчен татар халкы элек-электән ит, ярма һәм бәрәңге куллана. Икенчегә күбрәк  томалап пешергән ит бирәләр. Ашны тавык шулпасында әзерләгәндә, аштан соң тавык турап чыгаралар. Гарнир итеп күп очракта пешкән бәрәңге кулланалар, аерым савытта керән куялар. Бәйрәм көннәрендә йомырканы сөт белән туглап тутырган тавык әзерлиләр.

Ит белән ярмадан чүлмәктә пешергән бәлеш иң борынгы ашамлыклардан санала. Аны симез ит (сарык, сыер, каз ите, каз һәм үрдәкнең баш-аягы, бүтәкә-бавыры) белән тары, арпа, дөге ярмасыннан пешерәләр. Тутырманы да шушы ук ашамлыклар рәтенә кертергә кирәк. Аны терлек эчәгенә чапкан яисә вак итеп тураган бавыр белән тары яисә дөге ярмасы тутырып әзерлиләр.

Кунак чакырганда, бигрәк тә шәһәр кешеләре, пылау пешергәннәр.

Итне җәй һәм яз көннәрендә куллану өчен тозлап һәм каклап куйганнар. Ат итеннән казылык әзерләгәннәр, каклаган каз белән каклаган үрдәк исә тансык азыклардан саналган. Кыш көне итне туң килеш саклаганнар.

Татар халкы тавык йомыркасын күп куллана. Аны пешереп тә, кыздырып та ашыйлар.

Татар ашлары арасында төрле ярмалардан — тары, карабодай, солы, дөге ярмаларыннан, борчактан һ. б. пешергән боткалар киң таралган. Аларның кайберләрен бик борынгы заманнарда ук әзерләгәннәр. Тары боткасын, мәсәлән, элегрәк берәр төрле йола уңае белән пешергәннәр.

Татар ашлары арасында сөт азыклары аеруча макталган: эремчек,катык, каймак, корт, атланмай бөтен тирә-юньдә дан тоткан. Балыкны бик аз кулланганнар. Яшелчәләрне бәлеш эченә салганнар яки башка ашамлык янына биргәннәр. Авыл кешеләре кыргый үләннәрдән: балтырган, кузгалак, кычыткан, көтүче сумкасы,кыр суганыннан бәлеш эчлеге әзерләгән. Шомырт, миләш, баланнан да бәлеш пешергәннәр.

Баерак гаиләләрдә бәйрәм табынына чәкчәк, пәхләвә, кош теле, гөбәдия куелмый калмаган. Сабантуй бүйрәменә каклаган каз әзерләгәннәр. Юлга чыгасы кешенең биштәренә бавырсак, төче күмәч, кышын туңмай салганнар.

Халкыбызның тормыш хәле яхшыруга бәйле рәвештә күп кенә яңа ашамлыклар барлыкка килде,кайберләре,киресенә, сирәк әзерләнә башлады. Шул ук вакытта ризыкларыбыз әзерләнүе, бизәлүе һәм тәме ягыннан милли үзенчәлекләрен саклап калды.

Татар халык ашларына битараф булмаган кешеләрне бәйгедә катнашу өчен өстәлләр янына чакырдык. Килгән кунакларны икегә бүлеп,  биремнәр тәкъдим ителде. “Унганнар”Һәм “Булганнар” командасы үзләренең белемнәре, зирәклекләре, музыкаль яктан сәләтләре белән көч сынашты. Аларны Чувалкип һәм Абрай авыл китапханәчеләре бәяләде. Абрай авылы китапхәнәчсе шулай ук музыкаль яктан бизәүче дә булды. Шул уңайдан коллегаларыма  ихлас күңелдән олы рәхмәтемне белдерәм!

Бәйгедән соң барлык кунаклар чәй табынына чакырылды.Чара үлән чәйләре эчеп, милли ризыкларны татып, табын артында матур җырлар белән дәвам итте.

mde