Ибрагимовская сельская библиотека
logo
Центр по патриотическому воспитанию подрастающего поколения
Адрес: Респ. Башкортостан, Чишминский р-н., с. Ибрагимово, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7 (347) 972-46-20

Авыл күрке – мәчет, мәчет күрке – халык

Ибраһим авылында мәчет төзү, 1996 елда, “Маяк” колхозы ярдәме белән башлана. Белорет районы Зигази авылы кешесе Котлыгәлләмовтан бартер гамәле белән, 9*7 бура, 23м³ агач алынды. 1996 елның 4 октябрдән башлап 14 октябргә кадәр ташылып бетте.15 октябердэ пенсионерлар Акбашев Расих, Акбашев Минулла, Магасумов Вәрис, Магасумов Рәсим, Нугуманов Фәнил, Хайруллин Фәнил, беренчеләрдән булып мәчетнең өч ягын бурый башладылар.
1996 елның 18 октяберендә мәчеткә нигез салу көне үткәрелде.
Ибраһим авылының хөрмәтле дин әхелләре Нугуманов Валиҗан Сабирҗан улы, Әхмәдиев Җәмил Шәймөхәммәт улы көръән укып, дога кылдылар. Мәчеткә беренче нигез ташын “Маяк” колхозы рәисе Ахметдинов Фәнүз Халит улы салды.
18 октябердә мәчеткә нигез салу шатлыгына җыелган халыкка мөрәҗәгат итеп, Ибраһим авыл советы рәисе Бикмухаметов Әнәс Гиндулла улы һәм пенсионер Гадиев Хатмулла Рахматулла улы чыгыш ясады.
19,20,21 нче октябердә өч ягын бурап, зур якның бүрәнәләрен агартып күтәрү өмәсендә 78 кеше эшләде.Шул исәптән 1- май бүлекчәсеннән 16 кеше булды.
15 нче ноябердә 1- май бүлекчәсе җитәкчесе Кунафин Шамил Гарифулла улы җибәргән кран ярдәмендә матчалар, балкалар бура өстенә күтәрелде.
9-нчы декабердә беренче кар явды. Шуңа кадәр җылы, матур көннәр торуы, мәчетебезнең башын җыепбетәргә Аллаһы тәгалә насыйп итте.
10 декабрдә вакытлыча эш тукталды.
1997 елның 4 нче февраленнән 26 февралга кадәр пилорамнан идәнгә такта, косяк агачлары чыгарылды.
1997 елның 28 нче февралендә мәчетне төзү яңадан башланды.
29 нчы августа, җомга көнне, мәчеткә манара утырту көне үткәрелде. Габитов Ренат Хамит улы, Уфадан җибәргән автокран ярдәмендә манара утыртылды. Гареев Ренат Рифкат автокран стрелосына утырып менеп, манараны ныгытты. Нугуманов Валиҗан Сабирҗан улы манарага менеп беренче булып азан әйтте. Ибраһим авыл советы рәисе Бикмухаметов Әнәс Гиндулла улы манара утырту шатлыгына җыелган халыкка чыгыш ясады. Соңыдан апалар, әбиләр алып килгән белен, чәй белән сыйладылар.
1997 нче елның 12 нче декаберендә, җомга көнне, мәчетне ачу бәйрәме үткәрелде. Мәчетебезне ачу шатлыгына Ибраһим , Бәкәй авыллары, 1нче- май бүлекчәсеннән бик күп кеше килде.Үзәк дини нәзәрәтеннән Мәккә хәзрәт, Чишмә үзәк мәчете имам хатыйбы Галим хәзрәт, Чишмә район советыннан Тимерханов катнашты. Ибраһим авыл советы рәисе Бикмухаметов Әнәс Гиндулла улы җыелышны ачты һәм алып барды. Беренче сүз “Маяк” колхозы рәисе Ахметдинов Фәнүз Халит улына бирелде. Ногоманов Валиҗан, Гадиев Хатмулла, Магасумов Расим, Мәккә хәзрәт, Галим хәзрәт чыгыш ясады. Җыелыш тәмамлангач Мәккә хәзрәт мәчеткә ислам Әләмен тапшырды һәм көръән китабы таратты. Җыелган халык мәчетебезне котлап әйбер һәм акча салды. Мәчеттә беренче тапкыр җомга намазы укылды. 37 кеше җомга намазына басты. Мәккә хәзрәт имамлык икенче хөтбә укыды. Җомга намазыннан соң халык клубка бәйрәм ашына килде. Райхана Зәки кызы һәм Рашидә Гатаулла кызы пешергән бәйрәм ашын бик яратып, рәхмәтләр әйтеп ашадылар.
Үз теләкләре белән мәчетебезне төзүчеләр исемлеге һәм эш көннәре.
1. Акбашев Минулла – 121 көн
2. Лукманов Гайдани – 12 көн
3. Магасумов Варис – 92 көн
4. Магасумов Расим – 242 көн
5. Нугуманов Фанил – 10 көн
6. Фаттахов Раис – 52 көн
7. Хабиров Талгат-43 көн
8. Хайруллин Фанил – 12көн
9. Юнусов Идрис – 30 көн
10. Хафизов Ахсан – 10көн
11. Мустафин Мунир – 7 көн
12.Латыпов Тимербай – 4 көн
13.Варин Тимергали – 3 кон
14. Акбашев Расих – 3 көн
15. Ганиев Баян – 5 көн
16. Кабиров Фәүзи – 3 көн
17. Мөлек улы Фатых Уфадан 3 кеше алып кайтып 48 көн мәчетнең нигезен бетонировать иттеләр. ( Яңа мәчет турында мәгълүмәт Магасумов Рәсим Мансур улы алып барган кондәлек дәфтәреннән алынды)