21 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулды
922 елда изге Болгар җирендә бөек Аллаһ кодрәте белән татарларның борынгы бабалары ислам динен кабул иткән чордан алып халык шанлы да, катлаулы да унбер гасырлык тарихы аша күңелендә иман ныклыгын какшатмыйча саклый килә. Алмыш хан һәм аның хакимлегендәге кабиләләрнең Багдад хәлифе әл-Моктәдир илчелеге ярдәме белән Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) өммәтенә кушылуы Болгар дәүләтен мөселман дөньясының бер өлеше дип тануга юл ачты, милли һәм дини үсешебез юнәлешен сайлауда хәлиткеч этәргеч булды.
Узган гасырлар эчендә ислам татар тормышының барлык өлкәләренә үтеп керде, үзенчәлекле мәдәниятебезгә, телебезгә, хуҗалык рәвешенә, гореф-гадәт, йолаларыбызга көчле йогынты ясады.
922 елда булган бу тарихи вакыйганың бөек юбилеена 5 июньдә Ибраһим авылында зур чара үтте. Анда Ибрагим авыл җирлеге халкы, чакырылган кунаклар һәм район имамнары катнашты.
Чара башланыр алдыннан бәйрәм кунаклары фойеда әзерләнгән күргәзмәне карадылар. Дини китаплар, милли киемнәр белән таныштылар.
Бәйрәмне Ибрагим мәчете имамы Рәсим хәзрәт ачып җибәрде, ул җыелучыларны бәйрәм белән котлады һәм вәгазь сөйләде. Әлеге чарада катнашучыларга һәм барлык кешеләргә тынычлык теләде, бәйрәмнең мәгънәсен, бөеклеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте.
Бәйрәмнең тантаналы өлешен Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Коръән уку белән дәвам итте.
Шуннан соң бу истәлекле вакыйга белән җыелучыларны администрация башлыгының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Кәримов Э.А. котлады, ул бүгенге көннең дин тотучылар өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Илдус Солтанов бу бәйрәмне кече ватаннарына бәйрәм итәргә килгәннәргә рәхмәт белдерде һәм җирлек активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ибраһим авыл җирлегенең тарихы турында үзенең чыгышында педагогик хезмәт ветераны, туган якны өйрәнүче Рәсимә Вәлетдинова сөйләде.
Ары таба сүз динне яңача уку белән бәйләүче, заманыда тирә – якта дан тоткан Гыйзетдин мулла оныгы Нүрдидә Мосагыйт кызына бирелде. Ул олы хөрмәткә лаек картәтисе турында сөйләде һәм оста , матур итеп мөнәҗәт әйтте.
Шагыйрә, Ибраһим авылында туып-үскән (хәзер Келәш авылында яшәүче)Галия Арсланова туган якка мәхәббәт турында шигырьләр сөйләде.
Чишмә мәдәният йорты артистлары бәйрәмне музыкаль номерлар белән бизәде.
Бәйрәм азагында килгән кунакларны аш суга бай өстәлгә чакырдылар .
Чара катнашучыларда мөселман мәдәнияте дөньясының асылын, кыйммәтләрен белдерде. Чыгышлар тыңлаучылар күңелендә җылы хисләр калдырды, аралашу, бер-береңнә хөрмәт хисләре бүләк итте.