Ибрагимовская сельская библиотека
logo
Центр по патриотическому воспитанию подрастающего поколения
Адрес: Респ. Башкортостан, Чишминский р-н., с. Ибрагимово, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7 (347) 972-46-20

Библионочь-2024

“Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк” – ди халык.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан, китпепханәдә “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән чара үтте.
“Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы…
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Эх, беләсе иде, беләсе…
Әбиемнең матур сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.”- дип матур сүзләр белән Филзирә Багаутдинова чараны башлап җибәрде. Китапханәче   кунакларны  чиккән сөлгеләр белән матур итеп бизәлгән “өенә” чакырды. Өй эченә милли ризыклар тулы самоварлы өстәл һәм иң түрдә – серле сандык ямь биреп тора иде. Бәйрәмгә килгән балаларның серле сандыкны бик тә  ачып карыйсылары килә. Ләкин әби сандыгын тиз генә ачмады, балаларның татар мәкальләрен белүен тикшергәч кенә, серле сандык ачылды. Әби аннан бер-бер артлы чиккән кулъяулык, кияүгә чыкканда кигән күлмәген, аулак өйләрдә җиделе лампа астында кич утырып чиккән алъяпкычын, бәйрәмнәрдә генә кигән калфагын, әтисе үреп биргән юкә чабатасын алып күрсәтте. Балаларга “Яулык салыш”, “Капкалы” уеннарын өйрәтте.
Әбиебезнең сандыгы чыннан да серле икән бит! Аны ачкан саен сабыйлар үзләре өчен бик күп яңалык белә алдылар. Бу чарага балалар үзләренең әбиләрен дә чакырганнар иде. Алар оныкларының сөйләгән шигырьләренә сокландылар, үзләренең яшь чаклары, әби-бабайлары турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, матур теләкләр теләделәр.
“Хәтерләүдән курыкмагыз сез!
Үткәнегезне онытмагыз сез.
Белегез сез ерак бабаларның,
Ничек итеп көн иткәнен…
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Күңел сандыкларыгыз саекмасын, һәрчак тулыланып, баеп торсын!” – дигән теләкләр белән китапханәче чараны йомгаклады.
Өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү, халкыбызның тарихына кызыксыну уяту, җырлы-биюле уеннарына мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны, мәкаль -әйтемнәребезне кабат искә төшерү сабый балалар өчен тәрбияви яктан бик әһәмиятле булды.