Бүген – Нәүруз бәйрәме!
Нәүруз… Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүруз – борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.
Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә – көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә “Нәүруз” дип аталган. Иранда hәм аңа курше илләрдә яңа елны хәзер дә март аенда каршы алу гадәте яшәп килә.
“Нәүруз” сүзе фарсы-тажик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләмгә миhербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган.
Борын уткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Жаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүруүз мобарәкбад!
1 бала: Эйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, кунелле бәйрәм
Нәүруз буген бездә.
2 бала: Менә инде яз килде,
Тубәдән тамчы тама.
Көндез көн җылы була,
Суыта кичкә таба.
3 бала: Тамчылар бии тып та тып,
Тамчылар сикерәләр.
Аларны булмый туктатып
Алар яз китерәләр.
Эйе, яздан да матуррак, яздан да ямьлерәк hәм күнеллерәк вакыт юктыр ул. Зәңгәр
куктән алсу кояш көлә, язнын матурлыгына сокланып җырчы кошлар сайрый, җирдә
гөрләвекләр шавы ишетелә.Менә шундый матур вакытта үткәрелгән ул «Нәүруз» бәйрәме.
Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына
саулык-иминлек, кырларга бай уныш, озын гомер теләгәннәр. Балалар да кешеләрне бәйрәм белән котлаганнар, шаян такмаклар әйткәннәр.
1 бала: Торыгыз, тор хуҗалар!
Нәүруз җитте, беләмсез?
Нәүрузчеләр килде сезгә,
Ни сөенче бирәсез?
2 бала: Өйдәме түтәй?
Җәтрәк бир күкәй!
Бирсәң безгә өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
3 бала: Табага кабак кирәк,
Май, күкәй, калач кирәк.
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә сызланма.
4 бала: Нәүруз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә,
Яшегез җитсен йөзгә,
Малыгыз артсын көзгә,
Нәүруз мобарәкбад!
Ал. бар.: Нәүрүз килә яшәреп,
Яшәреп тә, теш ярып.
Тамагыңны туйдырыр
Иген-икмәк уңдырыр.
Хуш киләсен, Нәүруз,
Рәхим ит!
Бәйрәм белән, дуслар! Нәүруз мөбарәк булсын!