Ватанны саклаучылар көне белән, кадерле Ветеран!
Бүген, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Ибраһим авылы хакимияте башлыгы Илдус Динислам улы Султанов һәм китапханә мөдире, Бәкәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хайдаров Султан Хаматгали улын бәйрәм белән котлап авылдашларның һәм укучыларның изге теләкләрен җиткерделәр. Ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, шатлык – куанычлар, озын гомер теләделәр!
– Хөрмәтле Султан Хаматгалиевич! Яшьлегегез авыр сугыш елларына туры килсә дә, бүгенге көннең рәхәтен күреп яшисез. Михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп җиткәнсез. 97 яшькә кадәр яшәү һәркемгә дә бирелми ул. Шуңа Ходай Тәгалә биргән гомерне балалар, оныкларыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә язсын әле сезгә. Ветераннарны кайгыртып яшәү – авыл җитәкчелеге алдына куелган иң мөһим бурычларның берсе ул. Шуңа да нинди генә сорауларыгыз булса да, мөрәҗәгать итегез, – диде Илдус Динислам улы.
– Бэйрэмебез илебезгэ аяз кук йозе, тынычлык, исэнлек алып килсен дигән изге теләкләрен җиткерде, китапханәче. Китап укучы балалардан котлау открыткасы, күчтәнәчләрен бирде.
Сугышка кадәр, барлык чордашлары кебек,Султан бабайга да малай чагыннан ук колхозда эшләргә туры килгән. Бөек Ватан сугышы башлангач, ике абыйсы бер-бер артлы фронтка китә, зур абыйсы мәңгелеккә яу кырында ятып калган. Нәкъ моннан 80 ел элек,1943 елның 22 февралендә, унсигез яше дә тулмаган Султан бабайга да фронтка чакыру килә. Кировоград юнәлешендәге сугышларда катнаша ул. Биш ел хезмәт итеп, 1948 елда гына туган якларга әйләнеп кайта. 1950 елда Келәш авылы кызы Гүзәл белән гаилә коралар. Мәхәббәтләренең татлы җимешләре булып, бер-бер артлы өч балалары дөньяга аваз сала. Әлеге вакытта кызы һәм улы хөрмәтендә бәхетле картлык кичерәләр 73 ел бер –берсенә кирәк булган, бер-берсенә терәк булган үрнәкле парлар.
– Гомер бер мизгелдәй үтте дә китте. Шулай да гомерем заяга узмады, хәлемнән килгәнчә Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә үз өлешемне керттем, илебез байлыгы, иминлеге, матур киләчәге өчен хезмәттә булдым. Балаларым – әткәй, онык-оныкчыкларым картатай дип өзелеп торалар. Бәйрәм белән котлаган, мине олылап искә алган илебез, районыбыз, авылыбыз җитәкчеләренә дә, өемә килеп котлаучыларга да бик рәхмәтлемен, – диде Султан бабай, безне озатканда.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, кайгырту – безне бизи торган сыйфатлар. Тирә-күршебездә яшәүче өлкән буын кешеләренә һәрвакыт игътибарлы булсак иде.