Ибрагимовская сельская библиотека
logo
Центр по патриотическому воспитанию подрастающего поколения
Адрес: Респ. Башкортостан, Чишминский р-н., с. Ибрагимово, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7 (347) 972-46-20

Өлкәннәр көне

Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, аннан соңгы авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда ил куәтен арттыруга лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әйләнде. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ветераннарыбызны ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең олы бурычыбыз.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Гомер көзләрегездә урыныгыз түрдән, табыннарыгыз мул, сыйлы ризыкларыгыз бәрәкәтле, җаннарыгыз тыныч, сау-сәламәт булсын. Авыр сугыш елларын горур кичеп, хезмәтне яратып, бүген дә тормыштан тәм табып, яшим дип яшисез. Безгә тыныч, матур тормыш бүләк иткән, авырлыкларда чыныккан иңнәрегез, сабыр җаныгыз бүген дә ил язмышына битараф түгел. Чәчләрегезгә чал керсә дә, сез безнең өчен иң сөйкемле, иң газиз, иң кадерле затлар. Киләчәктә дә алтын киңәшләрегезне биреп, безгә юл күрсәтеп яшәсәгез иде. Һәркайсыгызның гомер көзе җылы, дәвамлы килсен.

Ибраһим авыл китапханәчесе, өлкәннәрне бу матур бәйрәм белән котлады, аларга намуслы хезмәтләре, игелекле, зирәк, зур тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер булулары өчен рәхмәт белдерде.  Бәйрәмгә килгән килгән кунаклар   кызыклы конкурсларда катнаштылар: табышмаклар чиштеләр, сөттән әзерләнгән ризыкларны искә төшерделәр, тәмләп карадылар.
Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.