#Без бергә
Районыбызда бүген һәркем диярлек игелек «утында» янып, махсус операциядә катнашучы егетләребезгә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнаша.
Ибраһим авыл җирлеге халкы да әлеге игелекле гамәлдән читтә калмады. Украинада хәрби операциядә катнашучыларга көндәлек кирәк-ярак туплауда актив катнашалар. Әлеге вакытта авыл билләмәсе халкы ике бензопила, шруповерт, җылы одеяллар, азык-төлек һәм башка кирәк- яраклар алганнар.
Шушы көннәрдә Ибраһим авыл китапханәсендә уңган хуҗабикәләр изге теләкләрен тели-тели кулдан токмач кисеп, аны егетләребезгә җибәрергә дип әзерләп куйдылар.
Иң мөһиме – ир-егетләр безнең ярдәмне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар! Ә без алга таба да моның өчен көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышачакбыз.- диде Ибраһим авыл җирлеге башлыгы Илдус Султанов. “Рәхмәт сезгә, кадерле хатын-кызлар, авылдашлар катнашуыгыз, ярдәмегез һәм сугышчыларыбыз турында кайгыртуыгыз өчен”- дип өстәде Илдус Динислам улы.
Елый-елый токмач кисәм солдатларга,
Балакайлар, берүк әйтмәгез:
“Токмачларын тозлы итеп кискән,
Игътибарсыз булган апабыз”.
Күз яшьләрем ага туктамыйча,
Тамчы тама токмач өстенә,
Тозлы тамчы күз яшьләрем аша
Җаваплылык алдым өстемә.
Хәтерләтсен тозлы токмачларым
Туып үскән туган якларын,
Эчеп туялмаслык чишмә суын,
Сулап туялмаслык һавасын.
Хәтерләтсен иген басуларын,
Иксез-чиксез зәңгәр күкләрен,
Яшел күлмәк кигән тау башларын,
Челтерәп аккан елга суларын.
Тозлы тукмачымның бөртекләре
Бирсен сезгә Җиңү көчләрен.
Һәрбер бөртек тукмач эчләрендә
Минем сезгә сөю хисләрем.
Һәрберегез тойсын сөю хисен,
Әнкәегез, ата-бабаны,
Әбиегез, туган-тумачагыз,
Күрше-күлән, бала-чаганың –
Һәрберсенең күзе мөлдерәмә –
Ватаныбыз – “пычак читендә”.
Озатканда пышылдады анаң: “
“Ышанычым, балам, дип синдә”.
Балакайлар, дошман оясында
Фәрештәләр сезне сакласын.
Кара кайгы, хәсрәт хәбәрләре
Гаилә ишекләрен какмасын!
Күзләремне каплый күз яшьләрем,
Тозлы тамчы тама өстәлгә.
“Тамчы ташны кисә” дигән мәкаль
Дөрес туры килде безләргә.
Дөнья куып, байлык алтын җыеп,
Тормыш мәгънәләрен югалттык.
Күз яшенә кискән токмач аша
Дөнья асылларын аңладык.
Өстәл тулды тозлы токмач белән.
Бөртекләрдән таулар өелсен,
Шушы таулар минем өчен дә бит
Бирер сезгә туган җир рухын.
Ышанам мин, тозлы күз яшьләрем,
Токмач аша бирер куәт, көч.
Дога укып кискән токмачларым
Бирсен Җиңү өчен ышаныч!
Мәрьям. 2.02.2023.