Тематик кичә. “Кабак – бакча патшасы”
Ямьле җәйләрнең артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Көз – бер караганда җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы, суык булса да, алтын ул! Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул.
18 сентябрьдә Ибраһим авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты тарафыннан көзге муллыкка багышланган «Кабак – бакча патшасы» исемендә тематик кичә үтте.
Бу кичэдэ коз турында жырлар ишеттек, Фатых Хөснинең “Кабак” хикәясе сәхнәләштерелде һэм шулай ук кабак турында хадисләр, анын фадасы турында мәълүмәтләр тыңладык.
Кичә китапхәнәче чыгышы белән башланды. Әлләни исебез китмәгән кабакта әллә нинди хикмәтләр бар икән бит! Баксаң, кабак иммунитетны ныгыта икән. Анда йогышлы чирләргә каршы торырга булышучы Е, С, А, К витаминнары, цинк, селен бар. Үсемлек аксымы күп. Минераллардан: магний, фосфор, калий, бакыр, тимер бар. Кабак ризыклары шулай ук организмны шлаклардан арындыра, цинк бавырны чистарта, аны 20-30 көн куллансаң, кандагы инсулинны җайга сала. Андагы Омега-3 кислотасы, В витамины невроздан файдалы.
Кабак төшенең файдасын да сызып ташларга ярамый: бер уч кабак төшендә организм таләп иткән кадәр магний һәм калий бар, ул исә йөрәк мускулларын ныгыта. Кабак төшен бигрәк тә балаларга ашатырга кирәк, ул эчәктәге паразитлардан арындыра.
Кабак бәйрәменең түрендә, әлбәттә, кабак урын алды. Табынга бу көнне кабактан нәрсә пешереп була, барысы да пешереп куелды. .Җаның ни тели: вареньедан алып бәлешкә, мантыйга, сокка кадәр.
Шулай ук, килгән кунаклар ихтибарына, әлбәттә, китап, газета-журнал материалларын да пропагандаларга онытмадык. Кабактан ясалган композицияләр, кабактан ясалган сыйлар беркемне дә битараф калдырмады.
Ахырдан кунаклар бу чара өчен махсус әзерләп килгән татар халык ашлары белән гөр килеп чәй эчтеләр.Әлеге бәйрәм күңелле дә, файдалы да булды.