Ибрагимовская сельская библиотека
logo
Центр по патриотическому воспитанию подрастающего поколения
Адрес: Респ. Башкортостан, Чишминский р-н., с. Ибрагимово, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7 (347) 972-46-20

«Бүген шатлык — бәйрәм көне!»

Бүген Бөтендөнья мөселманнары елның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе — Ураза гаетен бәйрәм итә.
Ибраһим авылы мәчетендә дә Ураза Гаете намазы укылды. Авыл җирлеге башлыгы  Илдус Солтанов дин кардәшләребезгә бәйрәм котлаулары ирештерде.

Рәсим хәзрәтебез Коръән, вәгазь укыды.

“Аллаһы Тәгалә ихласлык белән үтәгән гыйбадәтләрне – тоткан уразаларны, укыган тәравих намазларын, кылган догаларны, биргән сәдакаларны кабуллардан кылса иде. Илебез, көннәребез һәрчак имин, күгебез аяз, табыннарыбыз мул булсын. Бөек Раббыбыз күңелләрне иман нуры белән яктыртсын. Гаиләләргә тынычлык, сәламәтлек насыйп итеп, ике дөнья бәхетен, бәрәкәтен Үзеннән бүләк итсен. Рамазан аеннан соң да ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып яшәргә, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын. Һәрвакыт милләт һәм динара татулык хөкем сөрсен”, – дип изге теләкләрен ирештерде имам-хатыйб.

Кояшлы Гает иртәләренең матурлыгы күңелләребезгә иман нуры булып күчсен, тыелганнардан тыелып, гөнаһлардан арынып,  иман нигезләре белән яшәргә язсын- дип котлау сузләрен җиткерде китапханәче. Мәчеттә “Иман нуры кайтсын күңелләргә” дип аталган дини китап күргәзмәсе оештырылды. Кунаклар күргәзмәдә урын алган,татар халкының кыйммәтле мирасы булган, Коръән һәм дини китапларлар белән якыннан таныштылар.

Бәйрәм көнендә изге теләкләрен килгән кунакларга, рәхмәт сүзләрен  бәйрәмне оештыручыларга Акбашев Раҗәп, Кабиров Фәүзи, Бакиев Илдар, Арсланова Галия, Бакиева Рафидә дә җиткерделәр. Алдагы елларда ил-көннәребез иминлектә узсын, җан-тәннәребез сәламәт булып, киләсе бәйрәмнәрне шатлык белән күрергә насыйп итсен – дигән теләктә калдылар.

Ибраһим мәчетенә килүчеләр гыйбадәтләрдән соң кайнар пылаудан да авыз итте, белен, бавырсак, күп төрле катламалар белән тәмле чәйләр эчте.