“Чәйдән соң-күңелдә җәй” Халыкара чәй көне
15 декабрь – Халыкара чәй көне билгеләнеп үтә. Чәй – татар халкының иң яраткан эчемлеге. Чәйнең файдасын санап бетереп булмый. Аның составына 500 гә якын микроэлементлар керә. Чәй – эчәсе килүне баса, көч кертә, баш мие эшен яхшырта, организмнан “агулы” макдәләрне, токсиннарны чыгара, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә, ябыктыра дип тә санала.
Чәйнең төрләре – кара, яшел, бер генә сала торган, вак, уртача, эре яфраклы чәйләр бар. Структурасы буенча – бөртекле, яфраклы, такта чәй була.
Чәйнең файдасы – әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз, салкын тигәндә, төрле үләннәр дә кушып ясалган чәй бик файдалы. Бөртекле чәй йөрәк эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын дә бетерә.
Бездә, Ибраhим авыл китапханәсендә чәй көнен билгелэп үттек.Чарада чәй һәм аның үзлекләре белән, килеп чыгышының тарихы белән таныштырдык, чәй әзерләү, чәй эчү серләре белән уртаклаштык. Чәйнең файдасы, төрләре турында, кибеттән сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләштек. Һәм әлбәттә инде кайнар коймак , тәмле бәлеш, җиләк кайнатмалары белән, хуш исле бөтнек, мәтрүшкә кушып ясалган шифалы чәйләр эчтек.
Чәй-татарның йөзе,ә инде чәй эчү, чәйгә чакыру кебек күркәм гадәтләр халкыбызны сыйфатлаучы милли горурлык булып санала. “Чәйдән соң-күңелдә җәй” ди татар халык мәкале. Чәйләү бер-береңне якынайта, берләштерә. “Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар” дигәннәр бит. Китапханәдә оештырылган әлеге чарабыз безне тагын да якынайтты, бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәт хисләрен арттырды.
Кунакчыллык чәй белән (Камил Шәмсуаров)
Өй түрендә, сәке өстендә
Сары самовар кайный.
Әнкәй йөри мич каршында,
Кабак бәлеше майлый.
Киез түшәгән сәкедә
Чәйләп утыру ямьле.
Кәрәзле бал тешләп эчсәң,
Юкә чәчәк-чәй тәмле.
Җиз подноста дулап кайный,
Җиз самовар бу бөркеп.
Эремчекле май да куйды,
Әнкәй чоланнан кертеп.
Катык күзикмәге белән,
Бавырсаклары уңган.
Уңган куллы татар халкы
Сый-хөрмәт, өстәл тулган.
Куе сөт салып ясаган
Чәйнең тәмен белсәгез!
Авыз итмичә китмәгез,
Кунак булып килсәгез.
Татарның кунакчыллыгы
Мул өстәлдән күренә.
Рәхим итегез, дуслар
Безнең сәке түренә!