Ибрагимовская сельская библиотека
logo
Центр по патриотическому воспитанию подрастающего поколения
Адрес: Респ. Башкортостан, Чишминский р-н., с. Ибрагимово, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7 (347) 972-46-20

Ибраһим авылы мәчетенә – 25 ел

25 ел элек, 12 декабрь 1997елда, авылыбызны ямьләндереп, күңелләребезне сафландырып элеке мәчет урынына яңа мәчет калыкты.
Туган җире, авыл язмышы өчен җан атып йөргән Рәсим Мансур улы инициативасы, авыл халкының һәм авыл җирлеге җитәкчеләренең бердәм тырышлыгы белән мәчет файдалануга тапшырыла. Шул елдан башлап мәчет авыл мәхәлләсе булып формалаша һәм җирле мөселманнарга хезмәт итә башлый. Авылыбыз картлары һәр җомга саен намазга мәчеткә җыела һәм авыл халкын намазга чакырып, күңелләрне яхшылыкка, чисталыкка өндәп азан тавышы яңгырый..
Бүген, 12 нче декабрь көнне, мәчетебезнең 25 еллык юбилеена алтмышка якын кеше җыелды. Алар арасында авыл җирлеге башлыгы Илдус Солтанов,Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт, чакырылган кунаклар һәм район имамнары бар иде. Мәҗлесне Зөфәр хазрәт алып барды. Ул чараны оештыручыларга ихлас рәхмәт әйтеп, авыл халкын бәйрәм белән котлады, мәчетебезгә бүләк тапшырды, авыл халкының шатлыгын уртаклашты, изге йортның бәрәкәт, бәхет алып килүен, кешеләрнең күңелен баетуын, сафландыруын теләде. Коръәннән аятьләр укып, дога кылынды, вәгазьләрне дә тормыш белән оста итеп бәйләп сөйләде.
Авыл җирлеге башлыгы Илдус Солтанов килгән кунакларга олы рәхмәт белдерде һәм Рәсим хазрәтебезне туган көне белән дә котлап, ныклы исәнлек, озын гомер теләп, Рәхмәт хаты тапшырды.
Мәчет имам- хатыйбы Рәсим Магасумов авылдашларны һәм килгән кунакларны тантана белән тәбрикләде. Мәчетне төзү тарихы белән таныштырды, мәчет салуга зур өлеш кертүчеләргә олы рәхмәтен белдерде. Мәчет төзүдә һәм аның тулы эшчәнлеген тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтүчеләргә Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Без – Ибраһимлылар үзебезнең имамыбыз Рәсим хәзрәттән бик канәгатьбез һәм аңа, чын күңелебездән рәхмәтебезне белдерәбез. Чөнки күп авыллар мулласыз тилмергәндә, мәчетләре йозакта торганда, безнең күп еллар эшләп килүче ышанычлы имамыбыз бар.
Моңа кадәр дә ибраһимлылар яратып йөргән гыйбадәт йорты тагын күбрәк дин кардәшләребезне үзенә тартсын. Яшь буын да, өлкәннәр белән бергәлектә булып, гамәл-гыйбадәтләрен бергә-бергә үтәсеннәр иде.