Ибрагимовская сельская библиотека
logo
Центр по патриотическому воспитанию подрастающего поколения
Адрес: Респ. Башкортостан, Чишминский р-н., с. Ибрагимово, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7 (347) 972-46-20

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны “Нәүрүз ае” дип йөрткәннәр. Нәүрүз – язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы – Нәүрүзбикә.

Ибраһим авыл китапханәсендә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен яшьләргә, балаларга өйрәтү максатыннан “Хуш киләсең Нәүрүз” дигән бәйрәм үткәрдек. Бәйрәмгә балалар җыелды. Китапханәчесе Нәүрүз бәйрәменең килеп чыгышын һәм аның мәгънәсен аңлатып китте. Нәүрүз турында шигырьләр укыды. Матур теләкләр әйтеп килгән кунакларны котлады. Бәйрәмгә килгән балалар халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын, шулай ук күңелле ярыш-уеннар да уйналдылар. Бәйрәм һәрберебезнең күңелендә сакланып калырлык булгандыр. Балалар тагын бер милли бәйрәмебез белән таныштылар.