Халыкара елгалар көне
1997 елның мартында Бразилиянең Куритиба шәһәрендә, Халыкара елгалар көне (International Day for Rivers) дип аталган яңа бәйрәм оештырылуын хуплаган, беренче халыкара конференция узды. Бу көннең девизы булып «Елгалар, су һәм тормыш өчен!» сүзләре килде.
20 ил җәмәгатьчелеген берләштергән конференция, елга бассейннары белән идарә итүнең демократик алымнарын эшләү буенча зур бурыч куйды.
Россиядә 2,5 миллионнан артык елга, кечкенә елга һәм инеш бар дип исәпләнә. Бу көнне экологлар табигатьтә су әйләнешенең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерәләр. Ә елгалар, бу процессның аерылгысыз өлеше.
Елгаларны табигать тудырганча саклау өчен, дөньяның күп кенә илләрендә төрле акцияләр, компанияләр, демонстрацияләр үткәрелә. Уникаль гидрография системаларын саклауның иң нәтиҗәле һәм озак сроклы ысулы булып, аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру санала.
Табигать күрке ул –су. Башкортстанда елгалар һәм күлләр бик күп. Елгалар мул сулы. Аның Дим, Караидел, Ашкар, Сакмар, Җаек, Юрүзән елгалары данга күмелгән. Иң зур елга – Агыйдел. Озынлыгы 1500 чакрымга якын.
Без яшәгән Чишмә районының табигате бик бай һәм төрле – катнаш урманнар болыннар, таулы рельеф – тигезлекләр белән алмашына. Район территориясе буенча Дим, Үдрәк, Өршәк, Калмаш, Карамалы, Уза һәм аларның кушылдыклары ага. 250гә якын күл исәпләнә, чишмәләр бик күп (Район исеме дә шушыннан – Чишмә).
Авылыбызны икегә бүлеп Кизәк елгасы ага. Елганың озынлыгы-25 км, су җыю бассейнының мәйданы-132 км2. Зур һәм Абрай урманнары арасында башлана, башта Абрай авылына кадәр көньяк-көнчыгышка таба ага. Аннары көнчыгышка-Иске Муса, Бәкәй, Ибраһим авыллары аша, Өршәк елгасына кушыла. Төп кушылдыклар-Апаста, Сакот, Бузанак, Кузела.