Халкыбызнын кунел бизэге
Гасырлардан гасырларга килә,
Халкыбызның гореф-гадәте.
Чал тарихлы олуг мирасыбыз-
Бизәү төре – чигү сәнгате.
Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, бизәкләп тукыган ашъяулыклары, чаршаулары… Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли киемнәр дә – татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, һәм дә 2022 ел-Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау” елы буларак, китапханәдә “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип аталган күргәзмә оештырылды. Балаларны татар халкының милли байлыклары булган кул эшләре, чигүле киемнәр, өй бизәү әйберләре белән таныштыру буларак үтте. Күргәзмә балаларда кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.