Язучылык – гомер буе өйрәнә торган профессия. 3 март – Бөтендөнья язучылар көненә багышлап
Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүче, укучылар алдында күңелләрен ачып салып, хисләрен тыймый аралашучы ихлас кешеләр – язучылар! Язучылык – гомер буе өйрәнә торган профессия. Кемдер балачактан ук каләм чарлый, ә кемдер олыгайгач, тәҗрибә һәм зирәклек туплагач кына язучы була. Бәйрәм котлы булсын, хөрмәтле каләм ияләре! Күңелегезгә илһам бирерлек кешеләр белән аралашып, матур вакыйгалар эчендә «кайнап» яшәгез! Әлеге бәйрәмне гамәлгә кую турында карар 1986 елда, «International PEN Club»ның 48нче Конгрессында кабул ителгән. Бу көнне аерым уңышларга ирешкән язучыларны хөрмәтләү чаралары була. PEN (каләм) аббревиатурасыPoets (шагыйрь), Essayists (эссе язучы), Novelist (роман язучы) сүзләреннән барлыкка килгән. Әлеге оешма авыр сәяси һәм матди хәлдә калган язучыларга ярдәм итү өчен 1921 елда Лондонда оешкан. Оешмага кергән әгъзалар алдында үз илләрендә мәгълүмат алмашу иреген булдыру, һәртөрле сүз иреген кысуларга, ялган мәгълүмат таратуларга, гадел булмаган цензурага каршы кәрәшү таләпләре куела. Соңгы елларда клубка язучылар һәм журналистларны гына түгел, тәрҗемәчеләр, мөхәррирләр, нәширләрне дә алалар. Рус PEN-клубына 1989 елда нигез салына һәм анда инде 250 дән артык әгъза исәпләнә. Клубның үзәге Мәскәүдә урнашкан, Санкт-Петербург, Владивосток, Красноярск калаларында бүлекләр эшли. Татар PEN-клубын оештыру карары 1996 елда Мексикада Бөтендөнья язучылар конгрессында кабул ителә. Әлеге клуб 140 илнең каләм тибрәтүчеләре белән элемтәдә тора һәм татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итеп, дөнья буйлап тарата. Аның составында 30 кеше – язучылар, журналистлар, галимнәр бар. Татар PEN-үзәгенең президенты – Разил Вәлиев (беренче президенты – Туфан Миңнуллин), башкаручы директоры – Әхәт Мушинский.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=21716