Әмирхан Еники (1909-2000)
Әмирхан Еники 1909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1911 елда аның әтисе гаиләсе белән Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән станциягә күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шунда уза.
Яшьтән үк әдәбият, иҗат эше белән кызыксынган Әмирхан Еники 1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Бер елдан ул Казан университеты каршындагы рабфакка укырга керә. Шушы чорда көндәлек матбугат битләрендә аның әдәби парчалары һәм хикәяләре күренә башлый. 1926 елда “Безнең юл” журналында Ә.Еникинең “Озын көй тыңлаганда” дигән беренче хикәясе басыла. “Дус кеше”(1928), “Яз башы” (1929) дигән хикәя һәм повестьларын иҗат итә. Әлеге әсәрләре белән әдәбият мәйданына кереп китә.
1927–1933 еллар арасында Ә. Еники Донбасста – ликбез курсларында Укытучы, Казан мех фабрикасында – сортировщик, «Кызыл Татарстан» газетасы редакциясендә штаттан тыш хәбәрче хезмәтендә була, бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча, 1931–1933 елларда Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында (ИНОТ) укый. Шуннан соң ул Ватан сугышына кадәр Казандагы җирле промышленность системасында техник укыту буенча методист (1934–1935), кинофикация трестында инструктор (1935–1936), «Азер кино» (Баку) студиясенең райондагы махсус вәкиле (1936–1937), Казанның 2нче номерлы тегү фабрикасы каршындагы стахановчылар мәктәбендә (1937–1939) һәм Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендәге гомуми белем бирү мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшли. 1941–1945 елларда әдип – Ватан сугышы фронтында: хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә. Ә.Еникинең сугыш чорында язган әсәрләре “Бала”, “Ана һәм кыз”, “Бер генә сәгатькә”,“Ялгыз каз”,“Мәк чәчәге”,“Кем җырлады?”,“Кунакчыл дошман” хикәяләрен иҗат итә. Әлеге хикәяләрнең үзенчәлеге –сугыш күренешләрен тасвирлау максат итеп куелмый. Язучы сугыш белән очрашкан кешене, тереклекне тасвирлый, сугышның ни дәрәҗәдә кайгы – хәсрәт булуын гәүдәләндерә.
Армиядән кайткач, Ә. Еники берникадәр вакыт «Совет әдәбияты» журналында әдәби хезмәткәр, аннары Татарстан радио комитетында әдәби тапшырулар бүлеге редакторы булып эшли, 1950–1952 елларда исә Казан авиация техникумында татар теле укыта, 1953 елда ул бөтенләе белән профессиональ язучылык хезмәтенә күчә. Язучының 1960 – 1990 еллардагы иҗаты Әсәрләре: “Ялгызлык”, “Тауларга карап”, “Рәхмәт, иптәшләр”, “Вөҗдан”, “Гөләндәм туташ хатирәсе”, “Саз чәчәге”, “Рәшә”, “Йөрәк сере”, “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять” һ.б. Тема, проблемалар: кеше язмышы, заманны борчыган әхлакый – этик проблемалар, кешенең эчке дөньясы, уй – фикерләре, милләт язмышы мәсьәләсе, җәмгыятьтәге җитешсезлекләр.
Әмирхан Еники – психологизм остасы. Язучыны күбрәк кеше язмышы, аның рухи дөньясы, характеры кызыксындыра. Ул һәр әсәрендә үзәккә бер язмышны куеп анализлый.
1946 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Ә. Еникинең әдәби иҗаты Совет хөкүмәте тарафыннан югары бәяләнде. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1979) һәм Хөрмәт Билгесе ордены» (1957) белән бүләкләнде. 1984 елда аңа «Юлчы» исеме белән чыккан хикәяләр җыентыгы һәм русча тәрҗемәдә басылган «Повести и рассказы» (1982) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.
2000нче елның 16нчы февралендә Казанда вафат була.
Инде соңгы сүз… Бер үк мизгелдә кемнеңдер кояшы бата, кемнеңдер яңа гына чыгып килә. Бу – яшәешнең мәңгелек әйләнеше… Без әзер, без тыныч. Кояшлары яңа гына чыкканнарга бездән хәер – фатиха! Хушыгыз! ( Ә. Еники. “Кояш баер алдыннан” ).