Ибрагимовская сельская библиотека
logo
Центр по патриотическому воспитанию подрастающего поколения
Адрес: Респ. Башкортостан, Чишминский р-н., с. Ибрагимово, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7 (347) 972-46-20

Мәүлид бәйрәме

Ибраһим мәчетендә Мәүлид аена, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) дөньяга килү көненә багышланган мәҗлес узды.
Күркәм мәҗлестә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдне (с.а.в.с.) олылап һәм хөрмәтләп салаватлар әйтелде. Шулай ук Мәүлид ае хөрмәтенә Нүрдидә Мосагыйт кызы һәм Расим Мансур улы тарафыннан мөнәҗәтләр яңгырады.
Мәхәлләбез имам-хатыйбы Расим хәзрәт сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.а.в.с.) тормыш юлы, динебезне тарату юнәлешендә куйган зур хезмәтләре турында вәгазь сөйләде. Аннары Кыямәт көнендә барча мөселманнарга да Рәсүлебезнең шәфәгатенә, ягъни яклавына ирешергә насыйп итүен теләп дога кылды. Ул җир йөзендә Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышанып, Кыямәт көнендә Рәсүлебезнең (с.а.в.с.) шәфәгатенә ирешүгә өметләнеп, игелекле гамәлләр кылып, яхшылык эшләп, кешеләрне хөрмәт итеп яшәү кирәклеге хакында да аңлатты.
Мәҗлестә Хөсәен бәк исемендәге мәчеттнең имамы Али хазрәт Аллаһ Рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) тормышы һәм пәйгамбәрлек миссиясе белән бәйле могҗизалы вакыйгаларны, аның аша бөек Коръән иңүе турында сөйләде.
Бәкәй авылыннан Илхам хәзрәт дин кардәшләребезне Аллаһының Рәсүленнән (с.а.в.с.) үрнәк алып яшәргә һәм бала-оныкларыбызны да аның үрнәгендә тәрбияләргә өндәде.
Авыл хакимияте башлыгы Султанов Илдус Динислам улы бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп барлык халыкка тыныч тормышта яшәүләрен һәм һәр эштә уңышларга ирешүләрен, махсус хәрби операциягә китүчеләрнең исән-сау кайтуын теләде.
Авыл уңганнары ярдәме белән әзерләнгән нигъмәт тулы табын артында дәвам иткән күркәм кичә Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.