Ибрагимовская сельская библиотека
logo
Центр по патриотическому воспитанию подрастающего поколения
Адрес: Респ. Башкортостан, Чишминский р-н., с. Ибрагимово, ул. Центральная, д. 18
Телефон: +7 (347) 972-46-20

65 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет

Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, олыгайган көнегездә тыныч тормыш телибез. Гомер буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбызга бик зур рэхмэт! Шушы коннәрдә Ибраһим китапхәнәсендә Гаилә елы, Олылар көне уңаеннан, һәм дә Кадерле авылдашларыбыз Расим Мансур улы һәм Әминә Абдулла кызы Магасумовларның, Талгат Бадретдин улы һәм Фания Насретдин кызы Хабировларның гаилә бәйрәмнәре – Тимер туйларын билгеләп үттек. Алар яшьлектәге мәхәббәтләренә тугры калып, 65 ел бергә гомер иткән авылдашларыбыз. Әлеге көндә дә матур парлар булып авылда үз дәрәҗәсен белеп, хезмәттән тәм, ямь табып, тормышның матурлыгын күреп яшәүче гаиләлэр. Шушы матур бэйрәмнәре белән аларны котларга авыл хакимияте башлыгы Султанов Илдус Динислам улы, күршеләре, туганнары, балалары, кайчандыр бергә эшләгән коллегалары җыелды. Һәркем алып килгән тәмле-тәмле күчтәнәчләр тулы өстәлләр артында, матур җырлар, изге теләкләр яңгырады. Ә юбилярлар үз чиратында кайчан һәм кайда беренче тапкыр күрешүләре, нинди матур сүзләр белән бер-берсенә эндәшүләре турында бик кызык хатирәләре белән уртаклаштылар.
Хатирәләрне яңартып, үткән елларны искә алганда юбилярларыбыз бер-берсенең сөйләгәннәрен ым кагып, җөпләп тыңлап утырдылар.
Тимер-көчле һәм ышанычлы металл. Ә 65 ел бергә яшәгән ир белән хатын бу гомер эчендә күптән бер-берсенә ошый һәм яраклаша. Шуңа күрә, 65 ел бергә яшәү Тимер туй юбилее дип атала.
Хөрмәтле Расим Мансур улы һәм Әминә Абдулла кызы, Талгат Бадретдин улы һәм Фания Насретдин кызы!
Бүгенге бәйрәмегез — ул бер-берегезне саклап, хөрмәт итеп яшәүнең нәтижәсе. Гаилә хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Сезнең кебек гаиләләр — авылыбызның бизәге. Алга таба да тигезлектә, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын!