Әдәби-музыкаль композиция «Онытылмас Ибраһим батырлары»
Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясына зур югалтулар, бәла-казалар алып килгән сугыш буларак, тарих битләренә, кешеләр күңеленә уелып калган.
Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Җиңү көнен күрергә насыйп булды. Бу җиңүдә безнең авылдашларның да өлеше зур. Үзләренең тырыш хезмәтләре, сугышта күрсәткән батырлыклары белән алар да тарих битләрендә үз урыннарын алырга хаклыдыр дип саныйбыз.
Ибраһим авылыннан сугышка 190 дан артык кеше китә.
Алар Сталинград сугышында да, Мәскәүне саклауда да, Курск дугасында да, Европаны азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми. “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка күп төрле медальләре белән бүләкләнә. Авылыбызның асыл егете Абдулла Гизатуллин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Без бүген кыю авылдашыбыз Абдулла Гөбәйдулла улы Гизатуллинын тууына 120 ел тулу уңаеннан олы бәйрәмгә җыелдык.
Абдулла Гөбәйдулла улы Гыйзатуллин 1904 елның 5 маенда Ибраһим авылында ишле гаиләдә туа.
Абдуллага өч яшь тулганда, аларның әтисе вафат була. Әнигә балаларын ялгыз тәрбияләү бик авыр булганлыктан туганнары Абдулланы үз янына яшәргә алалар. Абдулла мәдрәсәдә белем ала. Ләкин 1921 елда Абдулла яшәгән абыйсы вафат була, һәм 1922 елдан ул батрак булып ялланырга мәҗбүр була: Дәүләкән байенда терлек көтүе көтә.
1927 елда авылдашы Төхвәтуллина Мастура Гаймадрислам кызы белән уртак тормыш көтә башлыйлар. Аларның бер бер артлы алты баласы дөняга килә.
Абдулла Гыйзатуллин Ибраһим авылында беренчеләрдән булып колхоз оештыручыларның берсе була. Шул ук вакытта ул комсомол сафларына керә. Берникадәр вакыттан соң «Уршак» совхозына эшкә күчә, аннан аны Сафар авылына тракторчылар курсларына җибәрәләр. Шулайук Бөрө механизация мәктәбен дэ тәмамлап, Абдулла совхозга кайта. Тракторчы булып ике ел эшли, аннары бригадир итеп билгеләнә. Һәм1939 елдан 1942 елга тиклем (фронтка киткәнче) Абдулла Гыйзатуллин МТМ мөдире итеп билгеләнә.
1938 елда Абдулла Гыйзатуллин КПСС сафларына керә, РК КПССның берничә Пленумында катнаша, җирле Совет депутаты итеп сайлана. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елның 5 декабрендә Чишмә район хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырыла. «Уршак» совхозы аңа ат, кием-салым бүлеп бирә һәм үз хисабына аны фронтка җибәрә. Фронтка китәр алдыннан А.Гыйзатуллин Демада 112 нче кавалерия дивизиясендә укый. 60-нчы кавалерия полкына бүлек командиры итеп алына. Беренче сугыш тәҗрибәсен Башкортостан территориясендә формалашкан 16-нчы гвардия дивизиясе составында ала. А.Гыйзатуллин разведчик була. Үзенең сугышчан дуслары белән дошман тылына кыю һөҗүмнәр ясый.
Чернигов өчен сугышларда һәм Днепрны кичкәндә атлы – гвардиячеләр массакүләм батырлык күрсәтәләр. Ватаныбыз, гвардия кавалерия дивизиясенең гамәлләрен югары бәяли: аның 54 сугышчысына, сержантларына һәм офицерларына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шул исәптән, бу исемгә ия булганнар арасында Абдулла Гыйзатуллин да булган. Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы белән Гыйзатуллин Абдулла Губайдулловичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.
Днепр плацдармындагы сугышта А.Гыйзатуллин авыр яралана һәм госпитальдә ята. Терелеп чыккач аны 10 көнгә туган авылына җибәрәләр. Авылдашлары һәм район хезмәтчәннәре аңа тантаналы очрашу оештырдылар. Кыска вакытлы ял вакытында А.Гыйзатуллин «Өршәк»совхозы эшчеләре алдында чыгыш ясый. 1944 елның 5 маенда фронтка кайта. Бу геройның гаиләсе, туган Башкортстан белән соңгы очрашуы була.
Фронтка кайткач, үз частына эләкми, укуга җибәрелә. Гыйзатуллин 107 нче танкка каршы артиллерия полкында артиллерист – орудие расчеты командиры була. Тиздән Уң яр буе Украинаны азат иткән өчен А.Гыйзатуллинның күкрәгендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены балкый.
Днепрдан Германиягә кадәр зур җиңү юлы үткән безнең батыр якташыбыз. Немец шәһәре Устфав янындагы каты сугышларда взвод командиры кече лейтенант А.Гыйзатуллин батырларча һәлак була. Германиянең Гросс-Юстин районында җирләнә.
Менә шулай Ибраһим авылыннан тышкы яктан бернәрсәсе белән дә аерылмаган гади егет, Чишмә районында бердәнбер Бөек Ватан сугышы Герое булып кала. Абдулла Гөбәйдулла улы герой гына түгел, ул сугыш алдыннан гаиләсендә, мәктәптә, җәмгыятьтә тәрбияләгән чын кеше була. Без авылдашыбыз белән горурланабыз, аны һәрвакыт искә алабыз. Анын исеме белән урамнар атала, авылыбызның мәктәбе героебызның исемен йөртә.
Ибраһим авыл мәдәният йортында Чишмә район мәдәният йорты артистлары ( режиссеры Р.Р. Нарикбаев) башкаруындагы театральләштерелгән спектакль булды. «Онытылмас Ибраһим батырлары» дип аталган әдәби-музыкаль композиция, авылыбызның кыю герое Абдулла Гөбәйдулла улы Гизатуллинның 120 еллык юбилеена арналды. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәм локаль сугышларда катнашучыларга, илебезнең барлык батыр улларына багышланды. Артисларның чыгышын авыл халкы тын да алмый карады. Дәртле җыр-биюләр, сагышлы моң- зарлар, баян, курай моңнары – барысы да булды! Килгән тамашачы рәхәтләнеп көлеп тә алды, үксеп елап та бетте. Һәркемнең күңелен әсир итте талантлы артислар.
Шулай ук бу чарага мәктәп укычыларның кул эшләре, рәсемнәре, китап күргәзмәсе оештырылды. Чишмә район музее тәкъдим иткән экспонатлар барысын да кызыксындырды. Музей материаллары – балалар өчен үзе бер хәзинә булды.
Сугыш ул – үлем.
Сугыш ул – җимереклек.
Сугыш ул – ачлык, ялангачлык.
Бер кешенең үлеме – зур кайгы, гаилә өчен зур югалту, дуслары, туганнары өчен ачы хәсрәт. Ә сугыш миллионлаган кешегә үлем алып килә.
Сугыш гаиләләрне тарката, йөз меңләгән сабыйны ятим калдыра, хатыннарны тол итә.
Шуңа күрә сугыш китергән ачлык, бәла-казалар турында берәү дә онытырга тиеш түгел. Бу сугышта җиңеп чыгуда төп рольне уйнаган совет солдаты да, тылда көне-төне эшләгән хезмәт кешесе дә, бу чорда үзләренең хезмәтләрен һәм хәтта гомерләрен дә кызганмаган авылдашларыбыз да халкыбыз күңелендә мәңгелеккә сакланырга тиеш.