“Кизəк” елгасы ага да ага…
Табигатьнең дистәләгән гасырларга сузылган яме, яшьлеге һәр урында, һәр төбәктә ага торган елга- сулар, чиксез күп сандагы чишмәләргә бәйле. Елга -сулар , чишмәләр бик боронгы һәм атамалары да ерак тарихка барып тоташалар.
Чишмə районы Иске Муса авылыннан биш – алты чакрым ераклыкта урнашкан Кызылга авылы ягыннан ургылып чыккан чишмə һәм Кизәк елгасы, борма-борма юллар ясап Абрай, Иске Муса, Бәкәй, Ибраһим авыллары аша үтеп Өршəк елгасына барып тоташа.
Аксакалларыбыз сөйләвенчә “Кизəк” елгасы кыргызлардан калган атама. Кайчандыр “Кизəк” елгасы буена кыргыз халыклары килеп тѳплəнгəн булганнар. Кыргызлар элек-электəн малчылык белəн шѳгеллəнгəн. Кышкылыкка алар шушы мал тизəгеннəн ягулык əзерлəгəннəр. (Ягулык: кирпич формасында кисеп киптерелгəн тирес. Икенче тѳрле əйткəндə, тизəк сүзе кизəк дип йѳртелә). Хаттə шул ягулыкны тирə-яктагы халыкка сатып та биргəннəр. Чѳнки урман кисəргə рѳхсəт булмаган. Шул ягулыкны тимер мичкə ягып ѳйлəрен җылытканнар.
Кизəк елгасы əлеге кѳндə дə шулай тын гына агып ята. Ничəмə буын кешесе шул елгада коенып сихəт алып, кѳч, дəрт алып яшəгəн, яши һəм яшəячəк.
Якташыбыз , шагыйрь – фронтавик Муса Гали туган як табигатенə, елга – күллəренə арнап бик күп шигыйрьлəр иҗат итте.
“Юлга чыксам
яки йөреп кайтсам,
Иң пак хисләремә юл ачып,
Җем –җем килеп, талгын агып ятты
Кизәк атлы кечкәй елгачык.
Кизәк – елга …
Гаҗәп сәер исем
Чал тарихта аның серләре.
Дәвер белән бергә җиргә сеңгән
Кизәк янган учак көлләре.
Эш исемдәме ни …хатеремдә:
Казлар оча хаман каңгылдап.
Киндер токка сохарилар төяп,
Киткән мәлем истә авылдан.
Эш исемдәме ни…
Еллар узып,
Уйларымнан китми нигә ул.
Диңгезенә халкым йѳрəгенең
Шул елгачык ачты миңа юл.
/М.Гали/
Чыганак: id704585990