Дин белгече һәм мәгърифәтче Зыя Камалиның тууына 150 ел.
Ибраһим авылы мәчетендә мәгърифәтче, педагог, Исламият белгече, фәлсәфәче, күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, атаклы “Галия” мәдрәсәсенә нигез салучы Зыя Камали истәлегенә багышланган чара үтте.
Чара барышында китапханәче З.Камали язмышы, эшчәнлеге һәм аның хезмәтләре турында таныштырды.
Бөек шәхес Зыяэтдин Җамалетдин улы Камалетдинов Келәш авылының Кала һәм Мәчет урамнары очына урнашкан тар гына тыкрыкта гади авыл йортында күп балалы Жәмалетдин Камалетдинов гаиләсендә 1873 елның 9 декабрендә дөньяга килә. Аның исеме Пәрвәзетдин, ә кешелек дөньясында, тарихта ул Зыя әль Камали булып таныла…
Әтисе Казан губернасының Тәтеш өязеннән, авылда урнашканчы Иделдә бурлак булып көн күргән. Гаиләсе фәкыйрь булуына карамастан, Пәрвәзетдин алты яшендә авыл мулласыннан сабак ала башлый. Җамалетдин үзе бик чибәр кеше булган. Йомшак табигатьле, ачык йөзле, кеше белән елмаеп кына сөйләшкән. Дүрт улы да сәламәт, таза. Белемсез авыл фонында аның уллары аерылып торган. Барысы да авыл мәдрәсәсе тәмамлаган. Малайлар кыш көне дә чабата кигән. Пәрвазетдиннең укырга йөрергә аяк киеме булмаган. Гыйзәтулла мөәзин өенә әтисе улын хатта күтәреп йөртергә мәҗбур булган.
Озакламый Пәрвәзетдин дә авыл мәдрәсәсен тәмамлый. Чагыл тавы өстеннән күренеп торган серле Уфа шәһәре аның уйларын еракларга алып китә. Куна ятып сабан сөргән вакытларда, авыл малайлары белән ат көтәргә куна килгән чакларда, караңгы төннәрдә Уфа якларына карап, аның урамнарында жемелдәп янган фонарьларны күзләгәндә, алар үсмер Пәрвәзетдингә ялтыраган өметләр кебек күренгәндер, мөгаен. Әтисенең дә белем алырга омтылган зирәк улын Уфадагы берәр мәдрәсәгә укырга жибәрү теләге туа. Шәһәр жиренә укырга урнаштыру өчен улының өс-башын рәтләргә кирәк. Шуның әчен кирпеч сугуны көчәйтеп жибәрә аның әтисе. Бераз акча туплап Жәмалетдин улына бик гади генә бишмәт тектерә. Аны бушка энесе Ситдыйк тегеп бирә. Шулай илһамланып йөргәндә Жәмалетдиннең хатыны биш баланы аның карамагына калдырып, каты авырудан соң вафат була. Шуннан соң Жәмалетдин Туң моржа урамында яшәүче тол хатын Хөббениса апага өйләнә. Хөббениса йомшак күңелле булып чыга. Жәмалетдин балаларын үз балалары кебек якын күрә. Шуңа күрә Пәрвәзетдинне шәһәргә укырга жибәреү, аны шуңа хәзерләүне үл күңеленә якын ала.
Уфадагы “Госмания” мәдрәсәсендә укый. Тырышлыгы белән бүтән шәкертләрдән аерылып тора. Зирәк һәм тырыш Зыяэтдинне Уфаның “Җәмгыяте хәйрия” оешмасы 1898 елда Мисырга укырга җибәрә. Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле “Әл-Әзһар” университетында укый (остазы — галим Мөхәммәт Габдеһү (1849-1905). Нәкъ шул вакытта ул Зыя (Зыяэтдин) исемен ала. “Әл-Әзһар”да ул вакытта Муса Бигиев та белем ала. Остазы һәм укытучылары аны бу университетта укытучы итеп калдыру мөмкинлеген дә белдерәләр. Моңардан тыш, алар үзенең белемен киңәйтү, арттыру өчен Зыяны Франциягә Сорбонна университетына укырга җибәрә алуларын да әйтә. Зыяга анда уку авыр булмаячагын алар белә, чөнки зирәк шәкерт бу вакытларда француз һәм инглиз телләрен бик яхшы үзләштергән инде, тел белемен артабан Европада киңәйтүгә комачаулык итмиячәген остазлары яхшы аңлый. Әгәр Зыя Сорбонна университетында белемен арттырса, тагын да Зыя Камали Әл-Әзһарга кире килеп, монда мөдәррислек итәгә риза булыр, дип уйлый алар. Ләкин…Камали туган ягын сайлый. Ул үз иленә кайта.
1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм “Госмания” мәдрәсәсендә укыта башлый. Гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрен ана теледәй белә. Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен эш итә, немец теленнән дә киң мәгълүматлы була, урыс телендәге фәнни хезмәтләрне, вакытлы матбугатны укып-күзәтеп бара.
Мисырда укыганда ук, Зыя Камали, илгә кайткач, яңа уку йорты оештырып, балаларны “пакь булган Ислам дине рухы буенча тәрбия кылу тиеш”, дигән фикергә килә. Бу фикерне аның элекке укытучысы Хәйрулла Госманов та хуплый һәм әлеге хыялны гамәлгә ашырыр өчен яңа мәдрәсә ачарга кирәк дип киңәш бирә.
Зыя Камалинең төп максаты – гыйлем һәм мәдәнияттә милләтне алга өндәү, ватандашларын дөнья халыклары фәне һәм рухи мирасы белән таныштыру. Мәгариф тарафдары Зыя Камали, үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә “Ислам дөньясы” (“Әлгаләмел Ислам”) гәзите чыгара башлый (1906-1907). Аның битләрендә халыкны гыйлем һәм мәдәният үрләренә өнди.
Уфаның берничә башлангыч һәм рөшди мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәнгәч, алардагы җитешсезлек-кимчелекләрне үз күзләре белән күргәч, Зыя Камали югары уку йорты оештыру хыялы белән яна башлый. Иксез-чиксез каршылыкларны җиңеп, кабул итү имтиханнары үткәреп, 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә “Галия” мәдрәсәсе (“Мәдрәсәи Галия Диния”) эшли башлый. Зыя Камали мәдрәсәнең оештыручысы, ректоры-мөдире (1906-1918, ябылганчы), мөдәррис-профессоры була. Гыйльме тәфсир, ходесса, сийәрен-нәби (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге), психология фәннәреннән үзе сабак бирә. Дәресләре тирән мәгънәле, эчке рухлы, ачык аңлаешлы, ифрат бай һәм үтемле телдә була.
«Галия» мәдрәсәсе 1906 елдан алып 1919 елга кадәр Икенче Уфа мәчете каршында эшли. Оештыручысы һәм алышынмас мөдәрисе – Зыя Камали.
Дарелмөгаллимәт Зыя Камали – хатын-кызлар өчен башлап курслар ачучы. 1914 елда алар өчен дарелмөгаллимәт (учительская семинария) оештыра. Үзе әхлак (этика), гыйльме тәфсир дәресләрен алып бара.
«Галия»дә дини сабаклар белән бергә дөньяви фәннәрдән дә тирән белем бирелә. Мәдрәсә шагыйрь һәм язучылар Галимҗан Ибраһимов, Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич, Хәсән Туфан, Фатих Сәйфи-Казанлы, Зыя Ярмәкине укытып чыгарган. Мәдрәсәдә башка төрки халыклар вәкилләре дә белем ала, соңыннан укымышлы, атаклы шәхесләргә әверелә. Казакълардан Баембәт Майлин, Җыенгали Түләпбергенов; Кырым татарлары Үмәр Ипчи, Абдулла Латыйф-задә, Мәмәт Кузет; Госманлы Садыйков; адыгея кешеләре Әхмәт Хатков, Тембет Кәримов; башкортлардан Хәбибулла Габитов язучы булып китәләр.
1919 елны мәдрәсә ир балалар мәктәбе итеп үзгәртелә. Ул 15нче татар мәктәбе сыйфатында 1970 елларга кадәр эшләп килгән. Бушаган бинага Уфаның № 92 акыл үсеше тоткарланган балалар өчен интернат күчерелә.
2001 елның гыйнварында Уфа шәһәр советы карары белән бина Үзәк диния нәзарәтена караган Россия ислам университетына тапшырыла.
Мәдрәсәнең ректоры Зыя Камали: “Мәдрәсә минем өчен – кан тамырларымнан агучы каным, ул – йокысыз төннәрем, ул – минем бөтен шатлыгым һәм тормышым”, – дигән.
Зыя Камали 1938 елның 22 апрелендә кулга алына, җиде елга төрмәгә утыртыла. Гаепләүнең асылы түбәндәгечә: мөфти урынбасары казый Кәшәфетдин Тәрҗеманов Диния нәзарәтенең башка җитәкче¬ләре белән бергә (Зыя Камалетдинов нәкъ шундый билгеләмә белән кулга алына) мөсел¬ман халкының дингә ышанган өлеше арасында дин өлкәсендә дәүләт сәясәтенә карата ризасызлык тудыру максатында аны ябу турында карар кабул итә: дингә ышанучыларны Совет властена каршы чыгару. Барлыгы 25 кеше кулга алына. Зыя Камали 1942 елда Самара төрмәсендә вафат була. 1956 елның 17 мартында аклана.