Авылыбызның асыл егете
Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясына зур югалтулар, бәла-казалар алып килгән сугыш буларак, тарих битләренә, кешеләр күңеленә уелып калган.
Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә Җиңү көнен күрергә насыйп булды. Бу җиңүдә безнең авылдашларның да өлеше зур. Үзләренең тырыш хезмәтләре, сугышта күрсәткән батырлыклары белән алар да тарих битләрендә үз урыннарын алырга хаклыдыр дип саныйбыз.
Ибраһим авылыннан сугышка 150 дэн артык кеше китә.
Алар Сталинград сугышында да, Мәскәүне саклауда да, Курск дугасында да, Европаны азат итүчеләр арасында да була. Күбесе яу кырында ятып кала. Әмма берсе дә намусына тап төшерми. “Кызыл Йолдыз” ордены, “Батырлык өчен, “Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм башка күп төрле медальләре белән бүләкләнә. Авылыбызның асыл егете Абдулла Гизатуллин Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Сугышның утлы язмышы безнең авылларны нык өтәләгән, халыкны елаткан, каһәрләгән. Авылның һәр йортына диярлек үлем ишек каккан. Сугыш беткәнгә 77 ел вакыт үткән булса да, сугыш китергән тирән хәсрәт, күңел ярасы үзен сиздерә.
Шушы көннәрдә Ибраһим авыл мәдәният йортында “Жомга» татар фольклор коллективы (Чишмә район мәдәният йорты, режиссеры Р.Р. Нарикбаев). башкаруындагы театральләштерелгән спектакль булды. «Онытылмас Ибраһим батырлары» дип аталган әдәби-музыкаль композиция, Бөек Ватан сугышында һәм локаль сугышларда катнашучыларга, илебезнең барлык батыр улларына багышланды. Артисларның чыгышын авыл халкы тын да алмый карады. Дәртле җыр-биюләр, сагышлы моң- зарлар, баян, курай моңнары – барысы да булды! Килгән тамашачы рәхәтләнеп көлеп тә алды, үксеп елап та бетте. Һәркемнең күңелен әсир итте “Жомга» татар фольклор коллективы.
Шулай ук бу чарага мәктәп укычыларның кул эшләре, рәсемнәре, китап күргәзмәсе оештырылды.
Сугыш ул – үлем.
Сугыш ул – җимереклек.
Сугыш ул – ачлык, ялангачлык.
Бер кешенең үлеме – зур кайгы, гаилә өчен зур югалту, дуслары, туганнары өчен ачы хәсрәт. Ә сугыш миллионлаган кешегә үлем алып килә.
Сугыш гаиләләрне тарката, йөз меңләгән сабыйны ятим калдыра, хатыннарны тол итә.
Шуңа күрә сугыш китергән ачлык, бәла-казалар турында берәү дә онытырга тиеш түгел. Бу сугышта җиңеп чыгуда төп рольне уйнаган совет солдаты да, тылда көне-төне эшләгән хезмәт кешесе дә, бу чорда үзләренең хезмәтләрен һәм хәтта гомерләрен дә кызганмаган авылдашларыбыз да халкыбыз күңелендә мәңгелеккә сакланырга тиеш.